Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2026, 14:25

Көчле кар яуган вакытта Казанның җәмәгать транспорты 5,2 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән

Җир өсте транспортында рекорд сандагы пассажирлар агымы 30 гыйнварда теркәлгән – бу көнне 583 мең 972 кеше җәмәгать транспортын сайлаган

Денис Гордийко фотосы

Казанда көчле кар яуган вакытта, ягъни 27 гыйнвардан 4 февральгә кадәр, 5 миллион 234 мең 777 пассажир шәһәрнең җәмәгать транспортыннан файдаланган. Җир өсте транспортында рекорд сандагы пассажирлар агымы 30 гыйнварда теркәлгән – бу көнне 583 мең 972 кеше автобус, трамвай һәм троллейбусларны сайлаган.

Катлаулы метеошартларга карамастан, шәһәр хезмәтләре барлык төр транспортның тотрыклы эшләвен тәэмин итте, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Пассажирларга хезмәт күрсәтүче оешмаларның җайга салынган эше, кайбер урамнарда һәм ишегалларында кар көртләре аркасында шәхси автомобильләрне куллану кыенлашкан яки чикләнгән шартларда шәһәр халкына башкалада йөрү мөмкинлеге булдырган.

Казан метрополитены көчле явым-төшем теркәлгән көннәрдә 877 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. Метрода иң күп пассажирлар агымы шулай ук 30 гыйнварга туры килә – ул көнне 121 мең 616 кеше метрода сәфәр кылган.

Исегезгә төшерәбез, Казанда иң күп кар яуган тугыз көн эчендә, 27 гыйнвардан башлап, шәһәр урамнарыннан 222 мең тонна кар чыгарылган. Әлеге күрсәткечне узган елның кышында чыгарылган барлык кар күләме белән чагыштырып була – үткән кышта башкала урамнарыннан 238 мең тонна кар җыеп алынган. Көчле кар яуган вакытта юлларны бозлавыктан арындыру өчен 9,5 мең тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы тотылган.

«Буран» планы гамәлдә булган көннәрдә – 30 гыйнвардан 4 февральгә кадәр – 189 мең тонна кар чыгарылган. Ә бу елгы кышта бер тәүлеккә иң күп чыгарылган кар күләме 38 мең тоннаны тәшкил итә.

Барлык яңалыклар