В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге пункт «Безопасность – иминлек» акциясе кысаларында оештырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә «Безопасность – иминлек» акциясе кысаларында автобишекләрне прокатлау пункты ачылды. Хастаханәдән чыгарганда яңа туган баланың гаиләсе, баланы йөртү өчен автомобиль бишеге алып, аны ай дәвамында бушлай кулланачак. Әлеге вакыттын соң бишекне кире кайтарырга яки арендага калдырырга була.
ТР ЮХИДИ пропаганда бүлеге башлыгы Рушан Шакиров аңлатканча, акциядә яңа туган сабыйлары туган гаиләләр катнаша ала. «Яшь әти-әниләрдән акциядә катнашырга теләү-теләмәүләрен сорыйлар. Риза булсалар, автобишекне алалар», - диде Р.Шакиров.
Акция кысаларында беренче автомобиль бишеген 6-нчы март көнне өченче балалары туган Муллахметовлар гаиләсенә тапшырдылар. Әлеге җайланманы аларга ТР буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдерахманов тапшырды.
Акцияне балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ Ветераннар советы белән берлектә башлап җибәрделәр. «Ике ай нәтиҗәләре буенча гына да бездә юл-транспорт һәлакәтләрендә өч бала һәлак булды. Шуңа күрә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау - безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе», - дип билгеләп үтте Р.Шакиров.
Әлегә акция Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә генә эшли, ләкин киләчәктә аны башка бала табу йортларында да оештыру планлаштырыла.