Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2020, 17:39

Казанлыларны Пенсия фондында алдан язылу буенча гына кабул итәләр

Күпчелек хезмәтләрне өйдән чыкмыйча гына электрон формада алырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Казанлылар Пенсия фонды бүлегенә алдан язылу буенча гына эләгә ала. Профилактик чаралар коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә күрелгән.

Пенсия фондына килер алдыннан шәһәр халкына, белгечләр белән киңәшләшү һәм кирәк була калса, кабул итүгә язылу өчен, +7(843) 279-27-27 телефон номеры буенча контакт-үзәккә шалтыратырга тәкъдим ителә. Шулай ук Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта да язылырга мөмкин.

Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен, өйдән чыкмыйча гына, сайтта шәхси кабинетта электрон формада алырга мөмкин, шул исәптән пенсия билгеләү турында гариза да бирергә мөмкин. Мәет җирләүгә пособие алуга гариза бирү буенча хезмәт күрсәтү искәрмә булып тора - гариза мөрәҗәгать итү факты буенча каралачак.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел өйдән чыгу өчен максатлар исемлегендә унынчы максат барлыкка килде - КФҮгә һәм Пенсия фонды бүлекләренә бару. Цифрлы рөхсәтне смс-хәбәр ярдәмендә яки сайттагы шәхси кабинет аша алырга мөмкин.

Барлык яңалыклар