Хәзер төзүчеләр стеналарны бизәү һәм брусчатка салу белән шөгыльләнәләр
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче ноябрь). Казанда Горький паркының керү төркеме янында павильон төзелеше дәвам итә – белгечләр конструктив эшләрне тәмамлаган һәм отделка эшләренә керешкән.
Якын арада халык павильонның чиген генә түгел, ә архитектура карарларын да күрә алачак.
Хәзерге вакытта төзүчеләр павильонга тоташу өчен брусчатка салалар. Комплекс үзе җир асты кичүенә керү юлын һәм җәмәгать транспорты тукталышын берләштерәчәк, шуңа күрә эчке төшү урыны да яңартыла.
Совет власте өчен һәлак булганнар стеласы һәм Билгесез солдат һәйкәле янында мәйданчык төзекләндерелгән диярлек. Кашпога куаклар утыртасы һәм антипарковка баганалары урнаштырасы калган.
Барлык чаралар да шактый вакыт таләп иткән, чөнки җир асты парковкасының якын урнашуы һәм инженерлык челтәрләренең күплеге аркасында кыенлыклар булган. Яңартуны ноябрьдә тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр территориядә җәяүлеләр япмасы алыштырылган, куаклар һәм күпьеллыклар утыртылган, кечкенә архитектура формалары (эскәмияләр, урналар һәм кояштан саклаучы зонтлар) урнаштырылган. Велосипедчылар өчен Н.Ершов урамы буйлап велосипед юлы төзелгән.