Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.06.2024, 14:27

Казанлылар «Весна» торак комплексы паркында түләүсез медицина тикшерүе үтә алачак

Шәһәр халкының тән массасы индексын һәм кандагы кислород дәрәҗәсен билгелиләр, күз эчендәге басымны үлчиләр

Казанда яшәүчеләр өчен түләүсез күчмә медицина тикшерүе оештырылачак. Акция 26 нчы июньдә «Сәламәтлек саклау» милли проект кысаларында узачак.

Табиблар анкеталау уздырачак, тән массасы индексын билгеләячәк, электрокардиограмма төшерәчәк, кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәячәк. Шулай ук казанлыларның күз эчендәге басымны белү һәм кан анализы нәтиҗәләрен алу мөмкинлеге булачак.

Барлык теләүчеләргә терапевт консультация уздырачак. Анализ нәтиҗәләрендә нормадан тайпылышлар булган очракта, шәһәр халкына, тикшеренү өчен, хастаханәгә юллама бирәчәкләр.

«Казанлыларны 14:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Весна» торак комплексы янындагы паркка керү урынында, Азат Габбасов урамындагы 8 һәм 10 нчы номерлы йортлар арасында көтәчәкләр. Үзең белән паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы алырга кирәк», - дип хәбәр иттеләр ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Үзеңнең сәламәтлегеңне шулай ук диспансерлаштыруда да тикшерергә мөмкин. Моның өчен РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга яки яшәү урыны буенча хастаханәгә барырга кирәк. Ел саен тикшеренүләр төрле авыруларны, шул исәптән, зыянлы шешләрне иртә стадиядә, әле авыру үзен берничек тә сиздермәгән вакытта ук ачыклау мөмкинлеге бирә.

Барлык яңалыклар