Казанлылар әлеге территориянең нинди булырга тиешлеге турындагы фикерләре белән уртаклаша ала.
Фото: Денис Гордийко
«Салават Күпере» торак комплексындагы парк Россиядә дүрт аяклы дуслар өчен махсус уен җиһазлары белән эшләнәчәк икенче җәмәгать киңлегенә әвереләчәк. Беренче парк Чаллыда («Прибрежный») ачылды, анда быел җәен кинология үзәге булдыру буенча эш башланачак.
Мондый проектларны тормышка ашыруда pet-friendly мохитен булдыруга багышланган «СобакинГород» (UrbanPET) проекты авторы Артем Гебелев ярдәм итә. Казанлылар белән очрашуда ул «Салават Күпере»нең булачак зонасы турында сөйләячәк. Шәһәрлеләр әлеге территорияне нинди итеп күрергә теләүләре турындагы фикерләрен җиткерә ала. Казанлыларның сорауларына парк концепциясе авторлары һәм ZARF бюросы архитекторлары җавап бирәчәк, дип хәбәр ителә «Татарстан парклары»ның Telegram-каналында.
Очрашу 19 нчы май көнне 19:00 сәгатьтә була. Казанлылар үз хайваннары белән килә ала. Җыелу урыны – «Салават Күпере» паркында урнашкан амфитеатр янында (Н.Йосыпов һәм А.Авзалова урамнары янындагы территория).
Исегезгә төшерәбез, җәй көне Казанда ике җәмәгать киңлеге ачыла: «Салават Күпере» паркының икенче өлеше һәм Карбышев урамында Татарстанда төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверы.