В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны спорт мәйданчыклары янында һәм җәяүлеләр йөри торган юл кырыйларында күрергә була
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе фотосы

Яңа китертелгән агачларны паркның төрле мәйданчыкларына таратканнар. Әйтик, 82 нарат скейт-парк һәм спорт җайланмалары тирәсенә утыртылган. 18 нарат агачы җәяүлеләр йөри торган юл кырыйларына һәм таган мәйданчыгына ямь биреп торачак. Аларның бер өлеше спорт мәйданчыгы белән скейт-парк арасында табигый киртә ясау өчен каралган.

«Урицкий паркында йөз яшь нарат агачы утыртылды. Аларның һәркайсы – районны яшелләндерүгә керткән уртак өлешебез. Паркта яшеллек арткан саен, биредә ял итү дә күңелгә рәхәтлек бирә, канәгатьлек хисләре уята торган мизгелгә әйләнә. Мондый игелекле эшләр шәһәр халкын берләштерә, табигать турында кайгыртырга һәм шәһәребезне киләчәк буыннар өчен яхшырак итәргә рухландыра», – дип, фикерләре белән уртаклашты Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу елны шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарында барлыгы 10 364 агач утыртылган. Агачлар, куаклар, башка төр үсентеләр Икмәк заводы урамында җәяүлеләр өчен яңа тротуар буйларына, «Серебряный бор» экорайонына илтә торган автомобиль юлы буенда, шулай ук Чистай, Энергетиклар һәм Мулланур Вахитов урамнарында һәм Серов урамындагы бульвар тирәләренә утыртылган. Моннан тыш, районнарның үзәк урамнарында 30 мең квадрат метрдан артык мәйданда яшел үлән өслеге алыштырылган.