Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2022, 09:45

Салават күпере паркында күлне төзекләндерү тәмамлана

Эшчеләр балалар һәм спорт мәйданчыклары өчен җиһазлар монтажладылар.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Салават күпере торак районының яңа паркында күлне төзекләндерү 83% ка башкарылган. Сулык янында ял итү зонасын, таганлы амфитеатр, пирс һәм күзәтү мәйданчыгын төзекләндерәләр. 4 мең кв. метр мәйданлы яр буйлап суда тиз үсә торган үсемлекләр утыртылачак.

Төзелеш эшләре башланганда булачак парк территориясендә урнашкан кечкенә күлне саклап калу карары кабул ителде. Аның төбен Аккош күлләре мисалында мембрана тукымасы белән капладылар. Казанны насослар ярдәмендә скважиналардан су белән тутырачаклар, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Бүген паркта кафе, прокат һәм коворкинг белән берләштерелгән амфитеатр төзелеше тәмамлана. Эшләр 91% ка башкарылган, мәйданда тамашачылар өчен баскычсыман утыру урыннары барлыкка килгән. Әлеге мәйданчыкта казанлылар бәйрәмнәрне үткәрә һәм төрле чаралар уздыра алачак.

Эшчеләр балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазларын, шулай ук эт йөртү мәйданчыкларын монтажлауны төгәлләделәр, коймалар, баскычлар һәм пандусларны җиһазладылар. Гомумтөзелеш эшләре белән бер үк вакытта кече архитектура формаларын урнаштыру да дәвам итә.

Паркта инде 500 гә якын агач һәм 4,4 мең куак утыртылган – биредә яшәүчеләр тирәк, өрәңге, алмагач, каен, нарат һәм талларны күрә ала. Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча, паркка өстәмә рәвештә 45 гади чыршы утыртылган.

Белгечләргә вертикаль планлаштыру, инженерлык челтәрләрен үткәрү, яңгыр һәм көнкүреш канализацияләрен урнаштыру, автоматик сугару системасын тоташтыру һәм агач идән ясау эшен тәмамларга кирәк әле. Бүгенге көндә паркның икенче чиратын төзү 85% ка башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, паркның беренче чираты 2021 елда төзекләндерелде. Инженерлык челтәрләре сузылды, яктырту баганалары, автомат су сибү системалары, видеокамералар, модульле санузел урнаштырылды, җәяүлеләр өчен юллар төзекләндерелде, балалар, спорт һәм экстрим-мәйданчыклар өчен территорияләр әзерләнде.

Төзекләндерүнең икенче этабы буенча эшләр язын башланды, аларны якын арада төгәлләргә планлаштыралар. Яңа парк районда яшәүче 22 мең кеше өчен ял итү урыны булачак. Күптән түгел Казан Мэры Илсур Метшин күчмә киңәшмә үткәрде һәм яңа паркны төзекләндерүнең икенче этабы буенча төзелеш эшләренең барышын тикшереп кайтты.
Барлык яңалыклар