Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Күргәзмә сентябрь ахырына кадәр эшләячәк
Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы темасына күргәзмә ачылды
Җиңү паркында «Бөек Ватан сугышы елларында иҗтимагый киңлекләр» күргәзмәсе ачылды, ул сугыш чорында Казанның мәдәни тормышы турында сөйли.

Күргәзмәдә сугыш вакытында паркларның, бакчаларның һәм мәйданнарның нинди хәлдә булуын, Ленинград зоопаркыннан эвакуацияләнгән хайваннарның кайда урнашуын, Казансу яр буенда кәбестә кем тарафыннан үстерелүен, «Черек күл» паркында нинди фильмнар күрсәтелүен һәм шәһәр халкының сугышта җиңү турындагы хәбәрне ничек каршы алуын белергә мөмкин. Күргәзмәдә шулай ук 20 гасыр уртасы Казанның фотосурәтләре һәм шул чордагы мәдәни тормыш турында замандашларының цитаталары тәкъдим ителгән.

Күргәзмә ТР Милли музее ярдәмендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан гамәлгә ашырылды.

2025-05-12T16:30:01+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.