Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2023, 12:37

Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алдылар

Яшьләр хәрәкәтләре активистлары 25 мең шәмнән «Татарстан колхозчысы» дип язылган Т-34 танкының рәсемен булдырдылар

Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). Казан «Сугышның утлы картиналары» халыкара акциясенә кушылды. Кичә Җиңү паркында яшьләр хәрәкәтләре активистлары 25 мең шәмнән «Татарстан колхозчысы» дип язылган Т-34 танкының рәсемен булдырдылар. Шәмнәр кабызылганнан соң, чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Исегезгә төшерәбез, 1942 елның көзендә Саба районы яшьләре инициативасы белән Татарстанның авыл районнарында «Татарстан колхозчысы» танк колоннасына акча җыю киң җәелдерелә. Авыл хезмәтчәннәре барлыгы 100 миллион сум акча җыйган, ә 1943 елның 5 нче маенда 200 «утыз дүрт»тән торган танк колоннасы ТАССР делегациясе тарафыннан фронт янындагы Иске Осколдагы 10 нчы танк корпусының өч бригадасына тапшырылган.

2:00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта Мәңгелек ут янында «Хәтер шәме» халыкара акциясе старт алды. Казанлылар кабызылган лампадалар белән Җиңү паркына кадәр бардылар, анда Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Иртә белән шул ук мәйданчыкта традицион чәчәкләр салу булды. Тантанада ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан һәм Татарстан яшьләр берләшмәләре активистлары, ветераннар, хәрбиләр, шәһәрлеләр катнашты.

Акция Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә барлык герой-шәһәрләрдә, хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә уза, дип төгәллек керттеләр Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар