В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген кич белән автор экспозиция буенча экскурсия үткәрәчәк һәм Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләячәк.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көнендә «Тарих йөзләрдә» күргәзмәсе ачылды. Аның авторы – Казан фотографы Артем Мохов, ул бүген экспозиция буенча экскурсия уздырачак һәм аның геройлары турында сөйләячәк.
«Тарих йөзләрдә» күргәзмәсе Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана. Ул А.Моховның «Соңгы герой» фото-китабы нигезендә оештырылган. Автор сүзләренчә, фото-китап геройлары – фронтовиклар. «Бөек Ватан сугышы ветераннарын эзли башлаганчы аларның ни дәрәҗәдә аз калганын күз алдына да китерә алмадым. Мин бәхетле, бүген безнең аларга рәхмәт сүзләрен әйтү мөмкинлеге бар әле», - ди фотограф.
Экспозиция Совет солдаты монументы янында урнашкан 13 ике яклы стендта урнаштырылган. Күргәзмәне ай дәвамында карарга мөмкин.
Экспозиция буенча экскурсия бүген 19:00 сәгатьтә башлана, анда теләге булган һәркем килә ала, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.