Хәтер һәм кайгы көнендә Мәңгелек утка чәчәкләр салачаклар
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июнь). 21 нче июньнән 22 сенә каршы төндә Казанда «Сугышның утлы картиналары» халыкара акциясе узачак. Акция барлык герой-шәһәрләрдә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә узачак.
Акция 21:00 сәгатьтә Җиңү паркында башлана. Активистлар 25 мең шәмнән «Колхозник Татарии» дип язылган Т-34 танкы рәсемен ясаячак. Шәмнәр кабызылганнан соң казанлылар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алачаклар. 1942 елның көзендә Саба районы яшьләре инициативасы белән Татарстанның авыл районнарында «Колхозник Татарии» танк колоннасына акча җыю киң җәелдерелә. Авыл хезмәтчәннәре барлыгы 100 миллион сум акча җыйган, ә 1943 елның 5 нче маенда 200 «утыз дүрт»тән торган танк колоннасы ТАССР делегациясе тарафыннан фронт янындагы Иске Осколдагы 10 нчы танк корпусының өч бригадасына тапшырылган.
Аннары, 2:00 сәгатьтән 4:00 сәгатькә кадәр, кабызылган лампадалар белән йөреш булачак. «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары «Миллениум» күпере аша Җиңү паркына кадәр алты километрдан артык юл үтәчәк. 10:00 сәгатьтә паркта бер минут тынлык белән сугышта һәлак булганнарны искә алачаклар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салачаклар.
Моннан тыш, Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге «Казан – Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласыннан Урицкий исемендәге парктагы мемориалга кадәр истәлекле марш оештырачак. Маршрутның озынлыгы 1418 метр тәшкил итәчәк – нәкъ шул кадәр көн сугыш дәвам иткән.
«Җәлил» яшүсмерләр клубында «Безнең геройлар» чарасы узачак, шулай ук ачык һавада Бөек Ватан сугышы турында фильмнар карау булачак. Казанның сигез лагеренда Хәтер һәм кайгы көне традиция буенча тантаналы линейкадан башланачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
Исегезгә төшерәбез, 1941 елның 22 нче июнендә нацист Германиясе сугыш игълан итмичә СССР чикләренә бәреп керә. Бу дата Бөек Ватан сугышының башы була. Ел саен Россиядә Хәтер һәм кайгы көнендә махсус чаралар уза, сугыш һәйкәлләренә чәчәкләр һәм веноклар салалар.