Казанда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алачаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
Җиңү паркында яшь гвардиячеләр совет солдатлары, «Катюша» гвардия минометы һәм Казанда сугыш елларында җитештерелгән По-2 бомбардировщигы сурәтләрен шәмнәрдән ясаячаклар. Акция өчен барлыгы 20 меңнән артык шәм кулланылачак. Шәмнәрне кабызу тантанасы Җиңү паркында урнаштырылган зур экранда трансляцияләнәчәк.
Тантанадан соң акциядә катнашучылар сугыш елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алачак. Аларга Казан халкы һәм кунаклары да кушылачак.
Акцияне Казан дәүләт энергетика университеты ярдәме белән «Яшь гвардия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе оештыра.
Тантана 21:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.