В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моннан тыш, хулиганнар кулыннан электр щиты һәм электр энергиясен бүлү пункты зыян күргән, аңа яңа ел чыршысын тоташтыру планлаштырылган булган.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU 23-нче ноябрь). Казанның «Крылья Советов» паркында вандаллар таганнарны, шулай ук электр щиты һәм электр энергиясен бүлү пунктын ваткан.
Узган ялларда җинаятьчеләр таганнарны һәм электр щитын ваткан. Техник хезмәт хезмәткәрләре алар тирәсендә кисәтә торган табличкалар урнаштырган һәм, казанлыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, территорияне тасмалар белән уратып алган. Ләкин соңрак вандаллар кире әйләнеп кайткан һәм электр щиты белән электр энергиясен бүлү пунктын тулаем ваткан.
Хәзерге вакытта ватык таганнар сүтелгән, аларны төзекләндерү яңа ел чаралары якынлашкан вакытка планлаштырыла. Электр энергиясен бүлү пунктын торгызу өстендә эш хәзер үк алып барыла, тиздән аңа яңа ел чыршысы тоташтырылачак.
Вандалларның шәхесләрен билгеләү өчен, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе видеокүзәтү камераларыннан язмаларны алу өчен Телекоммуникация технологияләре департаментына запрос җибәрде. Моннан тыш, җинаятьчеләргә карата полициягә гариза язылган.
«Паркларга килүчеләрне җәмәгать киңлекләре җиһазларын сакларга һәм шәһәр паркларын көн саен уңайлы, чиста һәм куркынычсыз итә торган хезмәтләрнең эшенә хөрмәт белән карарга чакырабыз», – диделәр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.