Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Халык «Гусарская баллада» мюзиклын карый алачак
«Крылья Советов» паркында «Ретро-пәнҗешәмбе» проектының йомгаклау кинокүрсәтүе узачак
Казанның «Крылья Советов» паркында 22 августта «Ретро-пәнҗешәмбе» проектының йомгаклау кинокүрсәтүе узачак. Халыкка Эльдар Рязановның «Гусарская баллада» мюзиклын күрсәтәчәкләр.

Фильмның вакыйгалары 1812 елда бара. Отставкадагы майор утарына Шурочка белән читтән торып ярәшелгән гусар поручигы Дмитрий Ржевский килә. Ләкин иркә һәм кыланчык кыз урынына ул атта йөри белән торган, фехтовкалый һәм шәп ата торган кызны очрата.

Шәһәрлеләрне 20:30 сәгатьтә «Ракушка» җәйге эстрадасында көтәчәкләр, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.

2024-08-20T17:25:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.