В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар Касә янында уза торган мәйданда бәйрәм чарасында катнаша ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче гыйнвар). Казан халкы һәм кунаклары өчен Яңа ел каникулларына кызыклы афиша әзерләделәр. Бүген, 2022 елның беренче көнендә, барлык теләүчеләр саф һавада уза торган бәйрәм чараларында катнаша ала.
Бүген 10 сәгатьтә шәһәрнең төп Яңа ел чыршысы урнашкан «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта «КышДаКар-фест» фестивале уза. Биредә шәһәр халкы өчен бәйрәм сәүдә рәтләре оештырылган. Шәһәр халкы һәм кунаклары гадәти булмаган тәм-томнар авыз итә, милли кухняны бәяли, сувенирлар сатып ала һәм мастер-классларда катнаша ала.
17:00 сәгатьтә Касә янындагы шушы ук мәйданчыкта бәйрәм чарасы башлана, ә 18:00 сәгатьтә теләүчеләр «Крылья Советов» паркында «Голубой огонек» концертына килә ала.
Алдагы ялларда тулы афиша – сылтама буенча.