Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Катнашучылар парк территориясендә агачлар утыртачаклар һәм мастер-классларда катнашачаклар
«Крылья Советов» паркында «ДоброЛес» экология фестивале узачак
26 апрель көнне Казанның «Крылья Советов» паркында балалар һәм ата-аналар өчен «ДоброЛес» экология фестивале узачак. Программада: агач утырту, балалар һәм яшүсмерләр өчен мастер-класслар, концерт.

Фестивальдә белгеч-эколог чыгыш ясаячак, ул табигатьне саклауның мөһимлеге һәм экологиядә һәр агачның нинди роль уйнавы турында сөйләячәк. Балалар һәм яшүсмерләр өчен оригами, җепләрдән хайваннар һәм кошлар үрү, шулай ук бакчаның кече өлгесен ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.

Катнашучылар шулай ук парк территориясендә агачлар утыртачаклар, дип хәбәр итә «Игелекле бала» хәйрия фонды

Акциядә катнашучылар өчен чәй эчү оештырылачак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана. Керү алдан теркәлү буенча ирекле.

2025-04-22T16:33:47+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.