Теләүчеләргә өйрәнү өчен махсус маршрутлар әзерләнгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
Дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтә узачак, катнашучыларның җыелу урыны – Копылов урамы ягыннан паркка төп керү юлы янында. Казанлыларны Татарстан Республикасының Төньяк йөреше федерациясе инструкторы өйрәтә.
Өстәмә сорауларны +7(937)529-83-78 телефоны буенча бирергә мөмкин, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.