В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык һавада узачак киносеанска бушлай килергә мөмкин.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
«Ретро-пәнҗешәмбе» проектының ачык һавада кино күрсәтүе 20:00 сәгатьтә «Ракушка» җәйге сәхнәсендә башлана. Тамашачыларга уңайлы булсын өчен пледлар һәм пуфиклар тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
«Ретро-пәнҗешәмбе» проекты – «Крылья Советов» паркында бушлай кино күрсәтү циклы. Җәйге сезон дәвамында паркта пәнҗешәмбе көннәрендә танылган совет фильмнарын карарга мөмкин.