Бу көнне паркта «Казан әниләре» хәйрия иҗтимагый оешмасының иҗат эшләре ярминкәсе дә эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). 18-нче августта Казанда ачык һавада «Шкодники» юмористик балалар киножурналының яңа сезоны премьерасы узачак. «Крылья Советов» паркында сезонның барлык 32 сериясен күрсәтәчәкләр.
Бу көнне паркта «Казан әниләре» хәйрия иҗтимагый оешмасының иҗат эшләре ярминкәсе дә эшләячәк. Шулай ук программада - партнерлардан сюрпризлар белән ярышлар, вокаль номерлар һәм роликлар күрсәтү. Казан телевидениесе алып баручылары Виктор Рон, Марат Дәүләтшин, Иван Игнатов, Светлана Новикова проектта катнашучыларны уку барышы һәм төшерүләр тәмамлану белән котлаячак. Тамашачылар шулай ук иҗат төркеме белән аралаша алачак.
19.30да күрсәтә башлаячаклар. Керү ирекле, дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясе матбугат хезмәте.