«Ретро-пәнҗешәмбе» проекты кысаларында ачык һавада кино күрсәтү җәйге сәхнәдә узачак.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июль). 21 нче июльдә Казанның «Крылья Советов» паркында режиссер Эльдар Рязановның «Вокзал для двоих» мелодраматик фильмы күрсәтеләчәк. Олег Басилашвили һәм Людмила Гурченко төп рольләрне башкарган кинотасма 1983 елгы Канн кинофестиваленең рәсми конкурс программасында катнашкан.
«Ретро-пәнҗешәмбе» проекты кысаларында ачык һавада кино күрсәтү 21:00 сәгатьтә «Ракушка» җәйге сәхнәсендә башлана. Теләге булган һәркемгә пледлар бирәчәкләр, тамашачыларга уңайлы булсын өчен пуфиклар тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
«Ретро-пәнҗешәмбе» проекты – «Крылья Советов» паркында бушлай кино күрсәтү циклы. Җәйге сезон дәвамында паркта һәр пәнҗешәмбе көнне танылган совет фильмнары күрсәтеләчәк.