«Зооцентр»да тәрбияләнүчеләрнең берсе «Лапа дружбы» акциясендә яңа йортлы булды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь, Алинә Бережная). Бүген Казанның «Крылья Советов» паркында «Лапа дружбы» дигән чираттагы хәйрия акциясе узды. Анда казанлылар «Зооцентр» приютында тәрбияләнүче этләр белән якыннанрак таныша, алар белән уйный, ашата, шулай ук үзенә ошаган этне өенә алып кайта ала. Тәкъдим ителгән ун этнең берсе акциядә үзенә хуҗа тапты.
Бу якшәмбе иртәсендә дүртаяклылар белән дуслашырга берничә дистә Казан кешесе килде, нигездә, гаиләләре белән. Күргәзмәдә өч айдан ике яшькә кадәрге хайваннар тәкъдим ителгән иде. Барлык этләр дә үзләренең яше өчен кирәкле прививкаларны ясаткан, аларның кайберләре билгеле бер яшькә җиткән, инде стерильләштерелгән. Кешеләр этләр белән уйнап кына калмыйча, йорт хайваннарын урамда йөртү өчен билгеләнгән территориядә алар белән йөреп тә кайтты.
«Лапа дружбы» акциясе дүртенче тапкыр уза. Бу шәһәр халкы өчен зур, игелекле чара, чөнки монда хайваннар турында якыннанрак белергә, этләр белән уйнарга һәм, әлбәттә, үзеңә тугры дус табарга мөмкин», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты Аппаратының Оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Алинә Шаронова.
Әйтик, бүген акциядә иң өлкән эт – ике яшьлек Пинки үзенә яңа хуҗа тапты. Этне әнисе өчен казанлы Роман Фәттахов алды.
Ә эт ала алмаган кешеләр яхшы гамәлләр кылды. Акция барышында приютта тәрбияләнүче этләр өчен азык җыю оештырылды. Ярты сәгать эчендә казанлылар 6 кг, ә акция дәвамында барлыгы 10 кг азык-төлек тапшырды. Мәсәлән, медицина университеты студентлары Артур Шәйдуллин һәм Фатима Нурмугаметова гына да 2 кг тәмле ризык алып килгәннәр. «Без группадашлар белән мондый акция үткәреләчәге турында белдек, шуңа күрә анда катнашырга булдык. Приюттагы хайваннар мәхәббәткә һәм кайгыртуга өйдә яшәүчеләрдән дә ким мохтаҗ түгел. Әгәр дә без этне өйгә ала алмыйбыз икән, аларга игелекле гамәлләребез белән ярдәм итәрбез», – дип сөйләде Артур Шәйдуллин. Тәм-томны «Зооцентр»га тапшырачаклар.
Казанлылар этләр белән аралаша ала торган акция Татарстан башкаласында инде дүртенче тапкыр уза һәм анда катнашырга теләүчеләр саны арта бара. «Кешеләр акрынлап йортсыз этләр турында үз фикерләрен үзгәртә, казанлылар хайваннар белән акцияләрдә генә түгел, ә приютта да аралаша. Безгә кешеләр күпкә ешрак килә башлады, гаиләләре белән приютларга йөриләр, хайваннар белән аралашалар, аларны урамда йөртәләр һәм бу шатландыра», – дип билгеләп үтте “Зооцентр” приютының баш ветеринария табибы Ирина Стурова. Аның сүзләренә караганда, приюттан этләр алган яңа хуҗалар «Зооцентр» хезмәткәрләре белән элемтәдә торуын дәвам итә – кирәк булганда шалтыраталар, киңәшләшәләр.
Ветеринардан консультацияне акция барышында ук алырга була иде. Кыш көне этләрне тәрбияләү һәм асрау турында казанлыларга ветеринар Елизавета Зайкина сөйләде. Ул барлык эт хуҗаларына елның салкын вакытында хайваннарны ашату рационына аерым игътибар бирергә, ризык санын арттырырга киңәш итте.
Шулай ук акциядә балалар өчен дә күңел ачу чарасы табылды – паркта «Хайваннар эзләре буенча» квесты оештырылды, катнашучыларга этләр белән бәйле табышмаклар, ребуслар чишергә кирәк иде.
Чараның иң тамашалы өлеше Эстер кушаматлы бордер-коллиның күрсәтмә чыгышы булды. Эт аяк әйләнәсендә «сигезлеләр»не тасвирлый, арткы тәпиләрендә бии һәм башка бик күп нәрсәләр эшли белә. Эстерның хуҗабикәсе, кинолог Регина Мөхәммәтханова аның Маха – приюттан алынган икенче бер эт белән тату яшәве турында әйтте. «Питомниктан булган нәселле эт белән приюттагы урам эте арасында аерма юк, командаларга теләсә нинди этне өйрәтергә мөмкин, иң мөһиме – мәхәббәт, игътибар һәм кайгырту бүләк итү», – дип билгеләде кинолог.
Исегезгә төшерәбез, мондый акцияләр Казанда даими үткәрелә. Беренче тапкыр 29-нчы август көнне Горький исемендәге паркта узды. Ул вакытта 8 эт, шул исәптән Казан Мэры Илсур Метшин сыендырган Аяврик исемле эт баласы яңа йортлы булды. Шулай ук бер этне «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий сайлады – ул эткә Квара кушаматын бирде. Шулай ук дүрт аяклыларның хуҗалары белән очрашуы 18-нче июль көнне Горки-Әмәт урманында узды, ул вакытта шулай ук 8 эт үзенә йорт тапты. Ә Урицкий паркында акциядә үзләренә яңа хуҗаларны тагын 4 эт таба алды.