Ачык һавада кино күрсәтү «Ракушка» җәйге сәхнәсендә 21:00 сәгатьтә башлана.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июль). Бүген, 7 нче июльдә, Казанның «Крылья Советов» паркында режиссерлар Надежда Кошеверова һәм Александр Ивановскийның «Укротительница тигров» фильмы күрсәтеләчәк.
«Ретро-пәнҗешәмбе» проекты кысаларында ачык һавада кино күрсәтү 21:00 сәгатьтә «Ракушка» җәйге сәхнәсендә башлана. Тамашачыларга уңайлы булсын өчен пледлар һәм пуфиклар тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
«Ретро-пәнҗешәмбе» проекты – «Крылья Советов» паркында бушлай кино күрсәтү циклы. Җәйге сезон дәвамында паркта һәр пәнҗешәмбе көнне танылган совет фильмнары күрсәтеләчәк.