Ачык һавадагы киносеанс 16 нчы июньдә 21:00 сәгатьтә була.
Фото: Денис Гордийко
Ачык һавадагы киносеанс 21:00 сәгатьтә башлана, керү бушлай. Теләүчеләр плед ярдәмендә җылына алачак, ә тамашачыларга уңайлы булсын өчен пуфиклар тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, «Ретро-пәнҗешәмбе» проекты – «Крылья Советов» паркында бушлай кино күрсәтү циклы. Җәйге сезон дәвамында паркта һәр пәнҗешәмбе көнне танылган совет фильмнары күрсәтеләчәк.