Тамашачылар алдында яшь вокалчылар, халык һәм тынлы уен коралларында, скрипкада уйнаучылар чыгыш ясаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). «Исәнме, җәй!» концерт программасы бүген Сыртланова урамы буенча урнашкан «Калейдоскоп» паркында «Паркларда мәктәпләр» проекты кысаларында узачак.
Концертта 8-нче, 14-нче, 15-нче номерлы балалар музыка мәктәпләре укучылары, шулай ук балалар музыка-хор мәктәбендә белем алучылар катнашачак. Җәйге мәйданчыкта тамашачылар алдында яшь вокалчылар, халык һәм тынлы уен коралларында, скрипкада уйнаучылар чыгыш ясаячак, шулай ук хореографик композицияләр тәкъдим ителәчәк. Паркта төрле жанр һәм стильгә караган музыка яңгыраячак. Программаның башлануы 15.00 сәгатькә планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, Казанда балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренең бюджет урыннарына туплау дәвам итә. Барлык кызыксындырган сорауларны эш көннәрендә, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, кайнар линия телефоны буенча бирергә мөмкин: (843) 292-28-03, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе.