Спектакльне «4 нче стена артында» студентлар коллективы тәкъдим итәчәк
Фото: Денис Гордийко
«Алиса – тылсымлы бакчада» спектакле – серле тылсымлы бакчага эләккән кыз турында гыйбрәтле хикәя. Ул урман кешеләре белән очраша һәм аларның биремнәрен үти. Һәрбер сынау аны көчлерәк итә һәм табигатьне саклауның мөһимлеген аңларга булыша.
Спектакль 15:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.