Казан халкы Горький исемендәге паркта бушлай һәм аноним рәвештә ВИЧ-инфекциягә тест тапшыра ала
Бүген Казанда яшәүчеләр ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним рәвештә экспресс-тест тапшыра алачак. Акция 13:00 тән 17:00 сәгатькә кадәр узачак.

Тест-мобиль Горький исемендәге паркта «Хезмәт резервлары» стадионы каршында эшләячәк. Оештыручылар хәбәр итүенчә, теләгән һәркем социаль хезмәткәр белән киңәшләшә алачак.

Мондый акцияләр июль аена кадәр Казанның ике мәйданчыгында планлаштырылган. Проект гражданлык җәмгыятен үстерү өчен алынган Татарстан гранты акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. Акцияләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге белән берлектә оештырыла.

2024-06-14T10:53:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.