В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр Мэриясе ата-аналарны җиде яшьтән кечерәк балаларны мәйданчыкта караучысыз калдырмаска һәм тәкъдим ителгән кагыйдәләрне үтәргә чакыра.
Фото: Денис Гордийко
Вакыйга булган көнне участокны карау өчен урынга шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты вәкилләре, фонтанга хезмәт күрсәтә торган оешма, шулай ук парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәткәрләре чыкты. Алар сабыйның әти-әниләре белән элемтәгә керделәр, алга таба ярдәм итү һәм дәвалауда булышу өчен паркта очрашып сөйләштеләр. Барлык күрсәтелгән ярдәм чарасы әти-әниләре белән килешенеп башкарылды.
Хәзер әлеге хәл, шул исәптән видеокүзәтү камералары язмаларын җентекләп карап, ачыклана.
Казан Мэриясе әлеге бәхетсезлек очрагы һәм сабыйның әти-әнисе өчен борчыла, баланың тиз арада терелүен тели. Шәһәр администрациясе вәкилләре гадәттән тыш хәлнең детальләрен ачыклау һәм паркларга килүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны да күрәчәкләр.
Шәһәр хакимияте ата-аналарны җиде яшьтән кечерәк балаларны мәйданчыкта караучысыз калдырмаска һәм фонтанда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Бу – ял итү урыннарында шәһәр кунаклары һәм халкы, шул исәптән парк һәм скверларга килүче нәниләр өчен максималь куркынычсыз һәм уңайлы булсын өчен кирәк.
Исегезгә төшерәбез, фонтанда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча, 7 яшькә кадәрге балалар даими рәвештә өлкәннәр күзәтүе астында булырга тиеш, алар өчен тулы җаваплылыкны әти-әниләре тота. Шулай ук корылма янындагы мәгълүмати плакатта урнаштырылган кагыйдәләрдә искәртеп үтелгәнчә, фонтан буйлап йөгерү тыела. Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, хәзер ата-аналар игътибарын җәлеп итү өчен плакатлар күләме артачак.