В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләрне Бөекбритания һәм Колумбиядән тел йөртүчеләр үткәрә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Казанда чит телләрне өйрәнү буенча бушлай курслар башланды. Инглиз һәм испан телләре буенча дәресләр Горький исемендәге паркта чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә уза.
Дәресләр чит телләрнең нигезләрен белгән һәм белемнәрен камилләштерергә теләүчеләр өчен дә, шулай ук яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен дә туры киләчәк. Очрашулар программасы дәресләргә теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин булырлык итеп төзелгән. Дәресләр җиңел уен формасында уза. Дәресләрне Бөекбритания һәм Колумбиядән тел йөртүчеләр үткәрә.
Испан теле дәресләре Горький исемендәге паркта чәршәмбе 18.30 сәгатьтә, инглиз теле якшәмбе - 18.00 сәгатьтә уза, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.