Бәйрәм программасында – сабын тамашасы һәм фәнни тамаша, мастер-класслар һәм бөтен гаилә өчен актив уеннар.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июль). 10 нчы июльдә Казанның М.Горький исемендәге паркында традицион «Корбан-фест» гаилә фестивале узачак. Быел ул Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланачак.
Фестивальнең концепциясе гаилә кыйммәтләрен, рухи һәм дини традицияләрне саклауга юнәлдерелгән. Оештыручылар әзерләгән бай бәйрәм программасы 13:00 дә башлана һәм 17:00 гә кадәр дәвам итәчәк.
Парк территориясендә бөтен гаилә өчен күңел ачу чаралары оештырылачак: мастер-класслар, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен актив уеннар, күргәзмәләр. Шулай ук фотозоналар һәм аквагрим зонасы эшләячәк, сабын тамашасы һәм фәнни тамаша планлаштырылган, бәйрәмдә ходулистларны һәм зур курчакларны күрергә мөмкин булачак. Бәйрәм дәвамында кафе һәм сәүдә нокталары эшләячәк.
Бәйрәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан бишенче тапкыр уздырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.