Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.06.2025, 09:09

Горький паркында казанлыларга Идел буе халыкларының рекрут йолалары һәм традицияләре турында сөйләячәкләр

Чара 2 июль көнне «Тормыш агачы» проекты кысаларында узачак

Горький исемендәге паркта 2 июльдә «Тормыш агачы» агарту проектының беренче чарасы узачак. Ватанны саклаучылар елында ул «Идел буе халыкларының солдатка озату (рекрут) йолалары һәм традицияләре» темасына багышланачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары Идел буе халыклары – татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башкортларның мәдәни мирасы белән таныша алачак.

Паркта җиде милли хуҗалык булачак, аларда республика районнарыннан фольклор коллективлары рекрутлыкка озату гореф-гадәтләренә һәм йолаларына багышланган интерактив программалар әзерләячәк. Теләге булган һәркем саклагычлар, янчыклар ясау, билбау үрү, йола яулыклары һәм сөлгеләр чигү буенча мастер-классларга кушыла алачак. Шулай ук Идел буе халыкларының XX гасыр рекрутлык йолаларына багышланган «Родине служить – честью дорожить» фотокүргәзмәсе эшләячәк.

«Предметларда һәм артефактларда Идел буе халыкларының рекрутлык йоласы» күргәзмәсендә сирәк тарихи экспонатлар белән танышырга һәм хәрби хезмәт белән бәйле традицияләр һәм йолалар турында белергә мөмкин булачак. «Сугыш еллары җырлары» мәйданчыгында теләгән һәркем танылган һәм яраткан композицияләрен хор белән башкаруга кушыла алачак.

Республика буенча фольклор-этнографик экспедицияләрдә җыелган халык уеннары турында аерым мәйданчыкта белергә мөмкин булачак. Катнашучыларны ТР атказанган артисты, «Красная горка» ансамбле җитәкчесе, «Әтиләр һәм балалар» уен дәресләре инструкторы Денис Денисовтан, шулай ук традицион көрәш буенча спорт мастеры, физик культура укытучысы Марат Сабировтан мастер-класслар көтә. Соңыннан теләге булган һәркем халык уеннарында катнаша алачак.

Концерт мәйданчыгында республиканың төрле районнарыннан фольклор ансамбльләре һәм коллективлары чыгыш ясаячак. Вакыйга «Солдат озату» музыкаль-театральләштерелгән постановка белән тәмамланачак. Спектакльдә бу йоланың төп геройларында гәүдәләнгән мөһим кыйммәтләрне чагылдыра торган йола җырларын күмәкләп башкару көтелә. Ә йоланың төп геройлары – туган-тумача, солдатның армиядән кайтуын көтүче кыз һәм солдат үзе. Бу өч персонаж Татарстан халыкларының традицион мәдәниятендә ир-ат тормышының төп этапларының берсенең өч баскычын һәм өч тармагын символлаштыра.

Бәйрәмгә кушылучыларның барысын да кыр кухнясында әзерләнгән итле карабодай боткасы һәм татлы чәй белән сыйлаячаклар. Чара 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Чараны Казанның тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге үткәрә.

Исегезгә төшерәбез, Казан мэриясенең «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проекты милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрнең VII Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

Барлык яңалыклар