Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.07.2024, 10:43

Горький паркында казанлыларга балалар уеннары һәм Татарстан халкының гореф-гадәтләре турында сөйләячәкләр

Чара 7 нче августта «Тормыш агачы» проекты кысаларында уздырыла

7 нче августта Горький исемендәге паркта «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проектының икенче чарасы узачак. Бәйрәм балалар уеннарына, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләренә багышланачак.

Җиде милли ишегалдында республика районнарының фольклор коллективлары бала туу, коену һәм чукындыру белән бәйле йолалар, шулай ук исем кушу серләре турында сөйләячәкләр. Бәйрәм кунакларын курчаклар, обереглар, балчык уенчыклар һәм күн сувенирлар ясау дәресләре көтә. Теләге булган һәркем мастер-класста пешерелгән эремчек шарлары һәм самовардан үлән чәе белән сыйлана алачак.

Паркта халык уеннары, шул исәптән «Ашык» уенын уйнау мөмкинлеге дә булачак (татарча шакмак уены. – ред. искәрмәсе) Кичә «Гөрләвекләр» активлыгы белән тәмамланачак. Идел буе халыкларының әкиятләре турында яшь казанлыларга «Әкият аланы»нда сөйләячәкләр, ә сабыйлар өчен «Балачак аланы» оештырачаклар.

Сәхнәдә Казан, Балтач, Тукай һәм Яңа Чишмә районнарының балалар һәм фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак.

Көн дәвамында паркта «ХХ гасырда Идел буе халыкларының балачак дөньясы» фотокүргәзмәсе эшләячәк», – дип хәбәр иттеләр тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Чара 18:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, «Тормыш агачы» проекты 2024 елда Рәсәйдә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында гамәлгә ашырыла. «Татарстан халыкларының балачак йолалары» бәйрәме «Татарстан халыкларының җиде туе» беренче чарасының мантыйкый дәвамы булачак.

Барлык яңалыклар