В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирда катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк
Шимбә көнне, 14 сентябрьдә, «Черек күл»дә җәйге сезонның соңгы шахмат турниры узачак. Казанлылар үз осталыкларын сынап карый, көчле көндәшләре белән уйный һәм паркның иң яхшы шахматчысы була алачак.
Ярышлар Швейцария системасы буенча узачак һәм алты турдан торачак. Иң күп очко җыйган өч катнашучыга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Чара 10:00 сәгатьтә башлана. Ярышларда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк, ул бүген 17:00 сәгатьтә ачылачак.
Исегезгә төшерәбез, шахмат сезоны 25 майда башланды. Ачылышта шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Кейптаун», Shanu һәм Юрий Щербаков квартеты катнашында камера джаз концерты уздырдылар.