В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өлкәннәр һәм балалар өчен бушлай мастер-класслар үткәреләчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июнь). «Черек күл» паркында 14 нче июньдә «Мәдәни чәршәмбе» проектының чираттагы кичәсе узачак. Бу юлы ул халык музыкасына багышланачак.
«Бу кичне парк Казанның балалар халык уен кораллары оркестры тудырачак атмосферага чумачак. Бәйрәм кунакларына иң гадәти булмаган халык уен коралларында уйнарга тәкъдим ителәчәк, мастер-классларда өлкәннәр дә һәм балалар да катнаша алачак», – дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе матбугат хезмәтендә.
Тыңлаучыларга халык уен коралларының килеп чыгышы турында сөйләячәкләр. Шулай ук кичә программасында яшь музыкантларның чыгышы, сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең эшләреннән күргәзмә һәм шагыйрә Валентина Партинаның яңа шигырьләр җыентыгы презентациясе каралган.
Чара 18:00 сәгатьтә башлана.