Summer Groove Dance Camp фестивалендә катнашучылар танылган биючеләр һәм хореографлар белән танышачак, шулай ук мастер-классларда һәм баттлларда катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). 3-нче июльдә Казанның «Черек күл» паркында Summer Groove Dance Camp фестиваленә бөтен илдән һәм чит илләрдән иң яхшы биючеләр җыелачак.
Тамашачылар «Танцы на ТНТ» проекты катнашучылары һәм хореографларының чыгышларын күрәчәкләр, шулай ук Summer Groove Dance Camp лагереның башка биючеләре һәм укытучылары белән танышачаклар. 18.00 сәгатьтән паркта хип-хоп, Dancehall, All Styles һәм Best Team Show юнәлешләре буенча мастер-класслар һәм бию баттллары узачак.
Керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.