«Фотография территориясе» кичәсе 27 нче июльдә була.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июль). 27 нче июльдә Казанның «Черек күл» паркында «Фотография территориясе» дигән кичә узачак.
Килүчеләрне «Юность» мәдәният йортыннан фото сәнгате буенча, «Мәскәү» мәдәни үзәгеннән мобиль фоторәсемнәр буенча мастер-класслар көтә. Моннан тыш, шәһәр халкына блогер Русина Семененко блог алып бару серләрен ачачак.
Чара парк амфитеатрында узачак, башлану вакыты 18.00 сәгатькә билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр Казанның мәдәният идарәсендә.