В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресне 2019 елгы Универсиаданың бронза призеры Арина Пашина үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). 5-нче гыйнварда «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча мастер-класс узачак. Дәресне 2019 елгы Универсиаданың бронза призеры Арина Пашина үткәрәчәк.
Бушлай дәрес 11.00 сәгатькә планлаштырылган. Үз тимераякларың белән керү ирекле, тимераякларны прокатка алу-сәгатенә 150 сум.
Фигуралы шуу буенча мастер-класслар сериясе 8-нче һәм 11-нче гыйнварда дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, бу кышкы сезонда Казанда 78 хоккей тартмасы, 19 шугалак, 12 чаңгы базасы һәм 8 яктыртылган чаңгы трассасы эшли. Аларның адреслары һәм эш графигы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.