«Мост» арт-лекториясе программасы кысаларында культуролог Павел Вавилов чыгыш ясаячак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). 12-нче августта Казанның «Черек күл» паркында «Приличье стянутые маски...» дигән лекция узачак. Аны культуролог, фәлсәфә фәннәре кандидаты, КазГИК музейология, культурология һәм сәнгать кафедрасы укытучысы Павел Вавилов үткәрәчәк. Чара «Мост» арт-лекториясе программасы кысаларында узачак.
Казанлыларга һәм шәһәр кунакларына заманча битлек мәдәнияте һәм яңа этикасы турында сөйләячәкләр. Павел Вавилов кешелек тарихында битлек темасын күтәрәчәк, аларны культурология һәм социаль теория күзлегеннән караячак, шулай ук битлекнең пандемия барлыкка килү белән мәгънәсе ничек үзгәрүен аңлатачак.
Барлык теләүчеләрне 19:00 сәгатьтә парк амфитеатрында көтәләр, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе. Керү ирекле.
Исегезгә төшерәбез, «Мост» арт-лекториясе июль башында эшли башлады. Бу «Черек күл» паркы амфитеатрында ачык лекцияләр һәм дискуссияләр циклы, аны галимнәр-тикшеренүчеләр, Казанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләре үткәрә.