В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәйрия кичәсендә фигуралы шуу осталары чыгыш ясаячак, шугалакта остаханәләр һәм сувенирлар ярминкәсе оештырыла
Денис Гордийко фотосы
10 февраль көнне Татарстан башкаласында «Черек күл» паркындагы шугалакта «Игелекле шугалак» дип аталган хәйрия чарасы уздырыла. Кунаклар өчен фигуралы шуу осталары чыгышлары, фигуралы шуу буенча остаханәләр, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен бәйгеләр оештырыла, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.
Чара барышында паркта хәйрия ярминкәсе үткәрелә. Сувенирлар сатудан һәм тимераякларны прокатка биреп торудан җыелган барлык акчалар авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә яңа туган сабыйлар өчен беренчел кирәкле әйберләр сатып алуга тотылачак.
«Игелекле шугалак» хәйрия чарасы 18:30 сәгатьтә башлана.
Чарага шулай ук волонтер буларак да кушылырга була. «Игелекле Казан»га теләгән һәркем ярдәм итә ала, моның өчен гариза бирергә кирәк.
Чараны «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра.
Алдарак көчле кар яуган көннәрдә «Игелекле Казан» оешмасы волонтерларының мохтаҗларга йорт яны территорияләрен кардан чистарту эшендә ярдәм күрсәтүләре хакында хәбәр ителгән иде. Волонтерларга ярдәм сорап ялгыз пенсия яшендәгеләр, инвалидлар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре мөрәҗәгать иткән.