Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.10.2025, 17:50

«Черек күл» паркында сулыкны кышка әзерләү эшләре башланды

Хәзерге вакытта ясалма күлне киптерү, сулык төбен чистарту эшләре белән шөгыльләнәләр

«Черек күл» паркында ясалма сулыкны кышка әзерләү эшләре башланды. Белгечләр күлне киптерү һәм сулык урынын чистарту белән шөгыльләнәләр – кыш көне монда шугалак булачак.

Хәзерге вакытта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәткәрләре 9 мең куб метр мәйдандагы ясалма сулыкны киптерү һәм аның төбен механик рәвештә чистарту белән шөгыльләнәләр. Эшләр кулдан һәм махсус техника ярдәмендә башкарыла.

Сулыкның төбе чистартылганнан соң, белгечләр шугалакны әзерләү эшләренә керешәчәк: боз катыру җайланмаларын һәм су килә торган шлангларны тикшерәчәкләр, баскычларга һәм прокатка биреп тору бинасы белән шугалак арасындагы юлларга резина өслек җәячәкләр.

Аннан соң шугалак мәйданчыгының ян-якларына киртәләр куячаклар, тимераякларны вакытлы куллануга биреп тора торган бинаны тәртипкә китерәчәкләр. Шулай ук тематик навигация һәм Яңа ел утлары урнаштырылачак.

Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, бәйрәм утларын көйләп куярга кимендә өч атна вакыт кирәк булачак.

Әзерлек эшләре тәмамланганнан соң, шугалакта ике этаптан торган боз катыру эшләре башланачак: башта шланглар ярдәмендә касәне су белән тутырачаклар, аннары боз катыру машинасы ярдәмендә каткан боз өслеген тигезләячәкләр.

Шәһәр халкы яратып йөри торган шугалак даими салкыннар башлангач эшли башлаячак.

Барлык яңалыклар