Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2024, 17:02

«Черек күл» паркында 13 сентябрьдә «Кулъязмалар янмый» музыкаль-шигъри перформансы узачак

Яшь шагыйрьләр катнаша алачак

«Черек күл» паркында җомга көнне, 13 сентябрьдә, «Кулъязмалар янмый» музыкаль-шигъри перформансы узачак. Вакыйга алдыннан «Пастернак укулары» халыкара әдәби-театр фестивале башлана.

Мәйданчыкта диджейлар Борис Пастернак, Марина Цветаева һәм Анна Ахматованың архив аудиоязмалары белән музыкаль сет тәкъдим итәчәк. Кичә тамашачыларын файер-шоуның профессиональ оештыручылары катнашында перформанс көтә.

Перформанста яшь шагыйрьләр дә катнаша ала. Үз әсәрләреңне тәкъдим итү өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Пастернак укулары» рәсми төркемендә сылтама буенча гариза калдырырга кирәк.

Музыкаль-шигъри перформанска керү ирекле. Башлану вакыты – 18:00, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

«Пастернак укулары» халыкара әдәби-театр фестивале Менделеевскида 20-22 сентябрьдә узачак. Быел вакыйга Борис Пастернак иҗатына гына түгел, аның замандашларына да багышланган.

Барлык яңалыклар