Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2022, 14:11

Казан паркларында халыкка түләүсез психологик ярдәм күрсәтелә

Белгечләр Горки-Әмәт урманында һәм «Наратлык» паркында кабул итәләр.

Фото: «Ышаныч» МБУ

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июнь, Юлия Летникова). Казан паркларында «Тыңлыйбыз» проекты кысаларында Казан халкына түләүсез психологик ярдәм күрсәтелә. Хезмәтләрдән теләгән һәркем файдалана ала, алдан язылу таләп ителми.

Белгечләр гаилә мөнәсәбәтләрен һәм шәхси проблемаларны хәл итәргә булышачак. Кабул итүне «Ышаныч» үзәгенең «Сайлау» хезмәте психологлары алып бара.

Сишәмбе көнне «Наратлык» паркында һәм пәнҗешәмбе көнне Горки-Әмәт урманында психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кабул итү 14:00 дән 17:00 гә кадәр башкарыла. Җәдвәл һава торышы аркасында үзгәрергә мөмкин, дип хәбәр итәләр проектны оештыручылар.

Психологик консультацияләр җәй дәвамында үткәреләчәк. «Тыңлыйбыз» проектының исеме очраклы гына сайланмаган. «Мондый очрашуларда кеше үзен үзе ишетә башлый һәм проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итү юлларын таба, эчке конфликтларны хәл итә ала», - дип сөйләде «Сайлау» хезмәте җитәкчесе Илнур Мәсәгыйтов. Аның сүзләренә караганда, социаль челтәрләрдән мәгълүматны шәһәр халкы күбрәк белә һәм психолог белән сөйләшү өчен паркларга максатчан килә. «Күпләрнең психологлар эшчәнлеге турында күзаллаулары булуы һәм катлаулы ситуациядә ярдәм алырга мөмкин булган кешеләр барлыгын белүе куандыра», - дип билгеләп үтте ул.

Барлык яңалыклар