В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашуларда вакцинацияләнгән һәм сәламәт хайваннар гына катнаша ала
Ноябрьдә Казанның өч паркында этләр өчен бушлай дәресләр узачак. Очрашуларда шәһәр халкы хайваннарга әйләнә-тирә дөньяда ничек җайлашырга һәм төп командаларны үтәргә ничек өйрәтергә икәнен белә алачак.
Укуларны этләр тотышы буенча белгеч Полина Кучеева үткәрәчәк. Якындагы очрашу 10 ноябрьдә «Крылья Советов» паркында узачак. Күнегүләргә шулай ук 17 ноябрьдә Урицкий исемендәге паркка һәм 24 ноябрьдә Тинчурин исемендәге паркка килергә мөмкин.
Барлык дәресләр 15:00 сәгатьтә башлана. Очрашуларны этләр йөртү мәйданчыкларында оештыралар. Катнашу өчен тренерга түбәндәге телеграм аша язылырга кирәк: @polina_kazandogs.
Анда 3,5 айдан көчек һәм этләр катнаша ала. Хайваннар вакцинацияле булырга, карантин чорын үтәргә һәм паразитлардан эшкәртелгән булырга тиеш, дип ачыклык керттеләр парклар һәм шәһәр скверлары дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, «Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр» программасы кысаларында этләрне бушлай стерилизацияләү уза. Операцияләрне Дәүләт ветеринария берләшмәсе клиникаларында һәм шәһәр приютларында үткәрәләр. Процедура хайванның гомер озынлыгын арттырырга, рак белән авыру куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.