Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2018, 09:41

Казан паркларында сулыш гимнастикасы буенча түләүсез дәресләр сериясе башлана

Беренче очрашу 26 майда “Черек күл” паркында узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). 26 майда Казан паркларында доктор Александр Иванов җитәкчелегендә сулыш гимнастикасы буенча түләүсез дәресләр сериясе башлана. Теләүчеләр ачык һавада узачак дәресләргә кушыла ала.

Беренче дәресләр Стрельникова методы буенча сулыш дәресләренә багышлана. Әлеге нәтиҗәле һәм гади сәламәтләндерү методикасын доктор 10 елдан артык укыта. Гимнастика белән 5 яшьтән узган балалар шөгыльләнә ала, башка чикләүләр юк. Гимнастика йөрәк-кан тамырлары системасын һәм сулыш системасын ныгыта, чыныктыра. Моннан тыш, күнегүләр йөрәк, сулыш органнары, терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү өчен нәтиҗәле.

Очрашу һава шартларына бәйле түгел, кием формасы да ирекле, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Беренче очрашу 26 майда “Черек күл” паркында уза. Дәресләр 9.00 сәгатьтә башлана һәм ярты сәгатькә якын дәвам итә. Катнашучылар паркның үзәк өлешендә, пергола янында җыелырга тиеш. Дәресләр атна саен бушлай үтәчәк. Чаралар графигын Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрдәге рәсми битендә күзәтеп барырга мөмкин.

А.Н. Стрельникованың сулыш гимнастикасы – нәтиҗәле һәм популяр сәламәтләндерү методикаларыннан берсе. Аның төп үзенчәлеге – универсальлек, нәтиҗәлелек һәм гадилек. Метод авторы – педагог-фониатор, опера җырчысы Александра Стрельникова. Аның системасы башта җырчылар тавышын торгызу өчен кулланылган, шула ук вакытта ул үзен дәвалау ягыннан да яхшы күрсәткән.

Барлык яңалыклар