В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада рәсем ясау буенча мастер-класс һәм этләр белән аралашу кагыйдәләре турында лекция
«Елмай» балалар паркында һәм Серов урамындагы бульварда 30 һәм 31 майда балалар дизайн лабораторияләре узачак. Яшь иҗатчылар эт үрчетүчеләр һәм аларның йорт хайваннары өчен сувенирлар дизайны булдырачак.
Лаборатория кысаларында катнашучылар график дизайн дөньясына чумачак һәм үз фирма стилен эшләячәк. Ул истәлекле бүләкләр булдыру нигезен тәшкил итәчәк.
Очрашулар 30 майда «Елмай» паркы павильонында һәм 31 майда Серов урамындагы бульвар сәхнәсе янында узачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Серов урамындагы бульвардагы очрашуның кунагы Ләйсән Гәрәева һәм аның Ярла кушаматлы озата баручы эте булачак. Ул этләрнең шәһәрдә сукыр кешеләргә ничек ориентлашырга ярдәм итүләре һәм сукырларны йөртүче этләр турында җентекләбрәк сөйләячәк.
3 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. «Елмай» паркында очрашу 12:00 сәгатьтә, Серов урамындагы бульварда 14:30 сәгатьтә башлана.