Татарстан башкаласында үзәк чыршы февраль ахырына кадәр торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Казан паркларында һәм скверларында яңа ел бизәлешен демонтажлауга керештеләр. Әйтик, "Черек күл" паркында люстра формасында алты метрлы арт-объектны сүтеп алалар, ә Горки-Әмәт урманында фонарьлардан ут консольләрен җыештыралар. Әмма казанлылар үзәк чыршы белән тиз генә саубуллашмаячак - "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта урнаштырылган кышкы матурлык февраль ахырына кадәр торачак.
Паркларда һәм скверларда яңа ел бизәлешен демонтажлауга карамастан, шәһәр үзенең халкын һәм кунакларны якты илюминацияләр белән сөендерәчәк - шулай итеп, бизәкләр Бауман урамында һәм Кабан күле яр буенда калачак, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә. Исегезгә төшерәбез, Казанның төп җәяүле урамы быел 100 мең энергия саклаучы лампалардан төзелгән кырык арка ярдәмендә яңа ел иллюминациясе белән балкыды. Моннан тыш, Болакның 7 күпере якты утлар белән балкый - биредә яңа ел атрибутлары һәм кышкы символлар сурәтләнгән иллюминация барлыкка килгән.
"Казан" янында боз шәһәрчеге һәм үзәк чыршы, ким дигәндә, февраль ахырына кадәр торачаклар һәм җылылык башлану белән сүтеләчәк. Биредә казанлылар яңа ел символлары белән бизәлгән 19 метрлы чыршы янында сокланып кына калмыйча, тауларда да шуа алачак, аларның из зурысының озынлыгы 120 метр тәшкил итә.
Паркларда һәм скверларда кыш дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен шугалаклар эшли, спорт инвентаре – тимераяклар, чаңгы һәм "ватрушкалар" прокатын бар. Әйтик, "Черек күл" паркында тимераякта шуып кына калмыйча, фигуралы шуу мәктәбенә дә язылырга мөмкин булачак, анда барлык теләүчеләрне профессиональ хореографлар һәм спорт мастерына кандидатлар укытачак.