В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу атнада шәһәрлеләр сузылу күнегүләре, йога һәм пилатес белән шөгыльләнә алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Иртәгә, 30 нчы майда, казанлылар Салават Күпере торак районындагы паркның яшел зонасында сузылу күнегүләре белән шөгыльләнә алачак. Чара 8:00 сәгатьтә башлана.
Йоганы үз итүчеләр өчен дәресләрне 30 нчы майда 19:00 сәгатьтә «Сказочный лес» торак комплексында, 31 нче майда 6:00 сәгатьтә «Весна» торак комплексында, 1 нче июньдә 6:00 сәгатьтә «Светлая долина» торак комплексында үткәрәчәкләр. Мондый күнегүләр 2 нче июньгә дә планлаштырылган: «Ак чәчәкләр» бульварында – 8:00 сәгатьтә, «Черек күл» паркында – 9:00 сәгатьтә.
Моннан тыш, 2 нче июньдә казанлылар пилатес буенча күнегүләргә кушыла ала. Ул Горький паркында 9:00 сәгатьтә узачак.
Дәресләргә уңайлы киемдә килергә киңәш ителә, үзең белән спорт келәме һәм су алырга кирәк.
Катнашу өчен алдан язылу зарур. Тулырак мәгълүматны, шулай ук актуаль расписаниене проектның телеграм-каналында табарга мөмкин.