В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2021 елда акарицидлы эшкәртелергә тиешле мәйдан 176,6 га тәшкил итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Казанның иҗтимагый киңлекләрендә талпаннардан эшкәртү бара. Акарицидлы эшкәртү шәһәрнең Дезинфекция станциясе тарафыннан башкарыла.
Бүгенге көндә эшкәртү инде түбәндәге территорияләрдә узды: Түбән Кабан күле яр буе, «Дубрава» урман паркы, Аксенов ис. сквер, Фучик урамы буйлап бульвар, Горки-Әмәт урманы, Аккош күле пляжы, «Ак чәчәкләр» бульвары, «Комсомолец», «Черек күл» парклары, Горький ис., «Континент», «Сосновая роща», Урицкий исемендәге, «Калейдоскоп» һәм Җиңү парклары. Калган 6 территорияне: «Крылья Советов» паркы, Тинчурин ис. парк, Мир урамындагы парк, Комсомольское күле пляжы, Сәет Галиев ис. мәдәният йорты янындагы парк һәм Казансу елгасы яр буе – 20-нче майга кадәр эшкәртү планлаштырыла. 2021 елда акарицид белән эшкәртелергә тиешле мәйдан 176,6 гектар тәшкил итә.
Талпан энцефалитының сезонлы кабынуын булдырмас өчен, актарицидлы эшкәртү кирәк, дип билгелиләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.