Өмәләргә уңайлы өс һәм аяк киемнәре белән килергә кирәк, барлык кирәкле инвентарьлар да урында биреләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Шимбә көнне, 23 нче апрельдә, җыештыру өмәләре Урицкий, Горький, Тинчурин, Җиңү, «Крылья Советов», «Континент», «Сосновая роща», «Калейдоскоп», «Комсомолец» паркларында, «Ак чәчәкләр» бульварында, Комсомол күле пляжында, «Казан» гаилә үзәге янында, Горки-Әмәт урманында узачак.
Горки-Әмәт урманында өмә плоггинг форматында узачак, чүп җыю йөгерү белән бергә алып барыла. Урицкий паркында һәм Горки-Әмәт урманында өмәләр «ЭкоЛогично Казан» берләшмәсе белән берлектә узачак, чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю оештырылачак.
«Крылья Советов» паркында өмә «чиста уеннар» квесты форматында узачак: команда ярышларында катнашучылар чүп җыю һәм төрләргә бүлү буенча ярышачаклар. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Чара кысаларында өстәмә рәвештә «Татарстанда чиста булачак!» экологик бәйрәме, шулай ук икенчел чималны кабул итү пункты оештырылачак.
Якшәмбе, 24 нче апрельдә, Рус-Немец Швейцариясе территориясендә куркыныч үсемлекләргә каршы көрәшкә юнәлдерелгән #СтопБорщевик бөтенроссия акциясе планлаштырылган. Шуның белән бергә чүпләрне дә җыячаклар. Акциядә катнашучыларның барысына да ябык өс һәм аяк киемендә килергә кирәк, шулай ук үзегез белән перчаткалар алырга киңәш ителә.
Дүшәмбе көнне, 25 нче апрельдә, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәткәрләре «Черек күл» паркы территориясен җыештырырга чыгачак. Өмәгә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Өмәләргә уңайлы киемдә килергә кирәк, перчаткалар, чүп өчен пакетлар һәм тырма белән шәһәрлеләрне урында тәэмин итәчәкләр.
Казанның җәмәгать киңлекләрендә шимбә өмәләре җәдвәле:
9:00 – «Ак чәчәкләр» бульвары (җыелу урыны – фонтан янында);
9:00 – Урицкий исемендәге парк (җыелу урыны – «Мәскәү» мәдәни үзәге артында);
9:00 – «Крылья Советов» паркы (җыелу урыны – арка янында);
9:00 – Комсомол күле пляжы (җыелу урыны – кафе янында);
9:00 – Тинчурин исемендәге парк (җыелу урыны – фонтан янында);
9:00 – «Континент» паркы (җыелу урыны – үзәк мәйданда);
9:00 – Җиңү паркы (җыелу урыны – күл янында);
10:00 – «Казан» гаилә үзәге янындагы парк (җыелу урыны – парковкада);
10:00 – Горки-Әмәт урманы (җыелу урыны – спорт базасы бинасы янында);
10:00 – «Калейдоскоп» паркы (җыелу урыны – сәхнә янында);
10:00 – «Комсомолец» паркы (җыелу урыны – Курчатов урамы ягыннан керү юлы янында);
11:00 – Горький исемендәге парк (җыелу урыны – Үзәк аллеядагы сәгать янында).
Исегезгә төшерәбез, 23 нче апрельдә Казанда гомумшәһәр җыештыру өмәсе узачак.