В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Актив шәһәрлеләрне, спорт клублары, иҗат коллективлары һәм шәһәр оешмалары вәкилләрен чарада катнашырга чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь). Шимбә, 6-нчы октябрьдә, Казан паркларында һәм скверларында көзге җыештыру өмәләре старт ала. Актив шәһәрлеләрне, спорт клублары, иҗат коллективлары һәм шәһәр оешмалары вәкилләрен чарада катнашырга чакыралар.
6-нчы октябрь көнне 10.00 сәгатьтән җыештыру өмәләре “Черек күл”, “Континент”, “Калейдоскоп”, “Каенлык” паркларында, Аксенов исемендәге скверда, “Дәрвишләр” һәм Лядской бакчасында узачак. 13-нче октябрьдә 10.00 сәгатьтән чистарту эшләре Горкий-Әмәт урманында, Урицкий исемендәге, Горький исемендәге, Тинчурин исемендәге, Җиңү, “Крылья Советов” паркларында һәм Кабан күле яр буенда узачак. Җыештыру өмәсендә катнашырга теләге булган кешеләрдән түбәндәге номерга мөрәҗәгать итүләре сорала: +7 (843) 239-44-33.